Татар театрының 120-еллык юбилее кысаларында чираттагы «Яңа татар пьесасы-2026» конкурсы игълан ителә

Татар театрының 120-еллык юбилее кысаларында чираттагы «Яңа татар пьесасы-2026» конкурсы игълан ителә

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2026» премиясенә конкурс игълан итәләр.

Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим итә алалар. Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.

Пьесалар конкурска 2026 елның 1 апреленнән 15 сентябренә кадәр кабул ителә.

Өстәмә белешмәләрне 8 (843) 222-88-24 телефоны буенча яисә ntp@kamalteatr.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.
18:03 27.03.2026 16+
0

Оставить сообщение:

Выбор редакции