Тагын берничә атнадан Татарча диктант дөньякүләм белем бирү акциясе башлана.

Тагын берничә атнадан Татарча диктант дөньякүләм белем бирү акциясе башлана.

Быел ул унберенче тапкыр үткәрелә һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана.

24-26 апрель көннәрендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә бөтен дөнья татар телендә грамоталык дәрәҗәсен тикшерә алачак.

Катнашу форматлары:
️ Офлайн — мәктәпләрдә, университетларда, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә һәм башка мәйданчыкларда;
️ Онлайн  — рәсми сайт аша https://diktant.tatar.

Офлайн мәйданчыклар Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан районнарында һәм Казанның төрле оешмаларында да булдырылачак. Онлайн катнашучылар өчен исә махсус электрон формада диктант язу мөмкинлеге бирелә.
14:43 02.04.2026 16+
0

Оставить сообщение:

Выбор редакции