Бу көннәрдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле премьерасы узды.

Бу көннәрдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле премьерасы узды.

Легендар текстны яңадан сәхнәләштерү үткәннәрне искә төшерү генә түгел, ә театрның киләчәгенә хәзерге заманнан караш та булачак... Яңа спектакль зирәклек һәм рухи гармония хакында бәян итәчәк. Җирдә игелек һәм яктылык явызлыктан, бәхетсезлекләрдән һәм ялгышлардан күбрәк булсын өчен һәркем әлеге кыйммәтләргә омтылырга тиеш.

«Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле премьерасы алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Алтын битлек» бүләген театрга тапшыру тантанасы узды.

Исегезгә төшерәбез, 2024–2025 елгы сезон йомгаклары буенча, Россия Театр эшлеклеләре берлеге Секретариаты карары белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Россия театр сәнгатенә ярдәм күрсәткәне өчен» «Алтын битлек» премиясе тапшырылды.
01:21 12.04.2026 16+
0

Оставить сообщение:

Выбор редакции