
«Апуш» татар балалар театр студиясенең яңа сезондагы беренче премьерасын «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркем чыгарды. Апушлылар Ганс Христиан Андерсенның «Снежная королева» әкияте темасына «Бозны эреткән йөрәк» музыкаль спектакленә алынган.
Спектакль Евгений Шварцның Фәнәвил Галиев тәрҗемәсендәге «Кар иле патшабикәсе» пьесасы буенча куелган. Евгений Шварц бу әкиятне «Снежная королева» мотивлары буенча язган. Премьераның режиссеры – «Апуш» студиясенең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.
2024 елның гыйнвар һәм февраль айларында «Апуш» татар балалар театр студиясенең башка төркемнәре дә премьераларын тәкъдим итәчәк.
Быел «Театральное Приволжье» фестиваленә «Балалар театрлары» номинациясендә студиянең «Кечтүкле уен» спектакле (Илгиз Зәйниев пьесасы, Ленина мәдәният йортында шөгыльләнүчеләр) барачак.