ДәртФест 2026: тулы программа
ДәртФест 2026: тулы программа
1. МУЗЫКА СӘХНӘСЕ
• 18:10–18:20 — Солтан Сафин
• 18:20–18:40 — Динар Шәймәрданов
• 18:40–19:20 — «Рухи моң» дуэты — Марсель Вәгыйзов һәм Марат Галимов
• 19:20–20:00 — Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм «Дөнья» этномузыка төркеме
• 20:00–21:00 — Мәскәү андалуз ансамбле
Алжир, Сүрия һәм Россия музыкантларын берләштергән иҗади берләшмә. Гарәп илләренең борынгы академик музыкасына нигезләнгән уникаль яшь коллектив. 2020 елда оешканнан бирле ансамбль Россиянең заманча мәдәни мохитендә зур урын алып, төрле чараларда уңышлы чыгыш ясый.
2. АРТ-ОБЪЕКТ
13:00–21:00 — formate мультимедиа инсталляциясе
3. ОСТАЗХАНӘЛӘР
• 13:00 — Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфия Исхакова үткәрә торган витраж техникасында рәсем ясау остазханәсе
• 13:00 — «7 поводов» остаханәсеннән күн белән эшләү буенча «Лалә брелогы» остазханәсе
• 14:00 — Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфия Исхакова үткәрә торган каллиграфия остазханәсе
• 14:00 — «7 поводов» остаханәсеннән «Келәм техникасында брелок» остазханәсе
• 13:00, 15:00 — TATAR by Tubatay рестораныннан өчпочмак ясау буенча остазханә
• 15:00, 15:30 — «Мехенди» көнчыгыш сәнгате белән танышу. Остазханәне рәссам-педагог Анна Афиногенова үткәрә
• 15:00, 15:30 — «Чәй өчен үләнле капчык» дәресе. «7 поводов» остаханәсе.
• 16:00 — «Яулык бәйләү сәнгате» — яулык бәйләүнең төрле ысуллары буенча остазханә
4. ТЕАТР СӘХНӘСЕ
17:00–18:00 — «Дөр» — Марсель һәм Мария Нуриевларның пластик спектакле
5. БАЛАЛАР СӘХНӘСЕ
• 13:00–17:00 — Балалар өчен аквагрим һәм мехенди
• 13:00 — «Әллүки» курайчылар студиясе, «Казан» бию ансамбле студиясе, 2нче татар гимназиясенең «Мәрҗән» милли бию студиясе
• 13:30 — Сабын куыклары тамашасы («Бәйрәм»)
• 14:00 — Лекторий. Балалар тәрбиясе: мөселман әхлагы мәсьәләләре.
Спикерлар: Рөстәм Хәйруллин, Гөлназ Әхмәтҗанова, Ләйсән Ганиева, Динара Фәйрушина
• 15:00 — Балалар филармониясе: нәшидләр һәм мөнәҗәтләр
• 15:30 — Крио-шоу («Бәйрәм»)
• 16:00 — Лекторий. Балалар тәрбиясе аша традицион гаилә институтын ничек сакларга? Бер нәшрият тарихы.
Спикерлар: Резеда Фәрит кызы Акчурина, Ренат Хәбибуллин.
6. МИЛЛИ ДИЗАЙН-МАРКЕТ
13:00–21:00
18:01 05.09.2026 16+