Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Бүген татар театрына нигез салучыларның берсе — драматург, режиссер, актер Кәрим Тинчуринның тууына 139 ел.

Бүген татар театрына нигез салучыларның берсе — драматург, режиссер, актер Кәрим Тинчуринның тууына 139 ел.

1910 елда ул «Сәйяр» труппасына килә һәм гомерен татар театрына багышлый. Артист буларак сәхнәгә чыга, пьесалар яза, спектакльләр куя, театрның киләчәген формалаштыра. 1922 елда Татар дәүләт театр труппасын оештыруда катнаша.

Салих Сәйдәшев белән иҗади тандемы татар музыкаль драмасына яңа сулыш бирә. «Сүнгән йолдызлар», «Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе», «Кандыр буе» кебек әсәрләре татар театрының алтын фондына керә.

Тинчурин әсәрләрендә мәхәббәт тә, җәмгыять тә, кеше язмышы да бар. Иң мөһиме, ул күтәргән сораулар бүген дә искермәгән.

139 ел узган. Ә Тинчурин һаман сәхнәдә. Аның сүзләрендә, геройларында, без уйнаган спектакльләрдә.
14:03 15.09.2026 16+
12
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top