
Бүген шагыйрь Фатих Кәримнең (Кәримов Фатих Әхмәтвәли улы) тууына 115 ел тулу билгеләп үтелә.
Казанда Фатих Кәримнең 115 еллыгына багышланган искә алу чаралары уза. Иртә белән Фатих Кәримгә истәлек тактасы янына чәчәкләр салу тантанасы узды. Көн Татарстан Республикасы Милли музеенда шагыйрь Фатих Кәрим турында шигъри-музыкаль кичә һәм экскурсия белән дәвам итте.