Буыннарны тоташтыручы сәхнә яктысы: татар театрының 120 еллыгына
Буыннарны тоташтыручы сәхнә яктысы: татар театрының 120 еллыгына
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең классик уку залында татар театрының 120 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе эшли башлады. Бу –милли сәхнә сәнгате тарихында мөһим вакыйга, һәм китапханә барлык теләүчеләрне татар драматургиясенең ничек барлыкка килүен һәм үсешен күзәтергә чакыра.
Экспозициядә китапханә фондларыннан татар театрының чыганакларына кагылырга ярдәм итүче уникаль материаллар: беренче татар пьесаларының, классикларның драма әсәрләренең сирәк басмалары һәм кулъязмалары, вакытлы матбугат һәм башка документлар тупланган.
Күргәзмә 15 ноябрьгә кадәр эшләячәк. Татар театры тарихы белән китаплар аша танышырга килегез!
18:01 03.10.2026 16+