Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Иртәгә, 15 гыйнвар көнне татар академия музыкасына нигез салучыларның берсе - Нәҗип Җиһановның туган көненә махсус программа узачак. Нәҗип Гаязовичның хезмәттәшләре һәм дуслары турында күргәзмә ачылачак.

f09f8ebc.png Иртәгә, 15 гыйнвар көнне татар академия музыкасына нигез салучыларның берсе - Нәҗип Җиһановның туган көненә махсус программа узачак. Нәҗип Гаязовичның хезмәттәшләре һәм дуслары турында күргәзмә ачылачак, аның операларыннан фрагментлар һәм кыллы квартет башкаруында татар композиторлары музыкасы яңгыраячак.



f09f8eb6.png Композитор Нәҗип Җиһанов музеенда 2 концерт программасы узачак.

• 15 гыйнварда «Җиһанов музыкасының тылсымлы дөньясы» концерты була, анда композиторның операларыннан фрагментлар яңгырый. Башкаручылар Опера студиясе солистлары, Казан консерваториясе музыкаль театр кафедрасы студентлары һәм педагоглары, «Сөембикә» ансамбльләре һәм «Делиция» хоры солистлары. Сәнгать җитәкчесе - профессор Әлфия Җаббарова.

• 16 гыйнварда Нәҗип Җиһанов исемендәге кыллы квартет татар композиторлары музыкасын уйнаячак.

f09f96bc.png Шул ук көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда «Нәҗип Җиһанов галактикасы» күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмә проекты композитор турында аның иҗади тирәлегендәге кешеләр - композиторлар, әдәбиятчылар, артистлар, сәясәтчеләр белән бәйле музей предметлары аша сөйли.

22:47 14.01.2024 16+
2968
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top