Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

1 декабрьгә кадәр Шәриф Камал премиясенә гаризалар, әдәби әсәрләр һәм тәрҗемәләр кабул ителә.

1 декабрьгә кадәр Шәриф Камал премиясенә гаризалар, әдәби әсәрләр һәм тәрҗемәләр кабул ителә.

Яңа номинацияләр һәм юнәлешләр — үз иҗатыңны күрсәтү, татар әдәбиятын яңа форматларда тәкъдим итү һәм аны башка телләрдә дә яңгырату өчен мөмкинлек.
Быел премиядә берничә яңалык бар:

Яңа номинация — драматургия
Мәктәп яшендәге балалар өчен татар телендә язылган пьесалар иҗат итүчеләр үз эшләрен тәкъдим итә алачак.

Комикслар номинациясе дәвам итә
Узган ел комикслар зур кызыксыну уятты. Шуңа күрә бу юнәлешне быел да саклап калабыз. Комикс яшүсмерләр өчен иҗат ителгән булырга тиеш; сюжеты әдәби әсәр яки әкият нигезендә корылган булырга да мөмкин.

️ Тәрҗемә номинациясендә — Идел буе халыклары телләре
Быел тәрҗемә юнәлешендә Идел буе халыклары телләренә тәрҗемә ителгән әсәрләрне тәкъдим итәргә мөмкин.
Шәриф Камал премиясенә гаризалар 1 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат: yort.tatar/award
13:20 26.11.2026 16+
10
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top