Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

25 гыйнварда 18:30 сәгатьтә Тинчурин театрында Синең хакта... театраль концерт узачак.

f09f8ebc.pngf09f8ead.png 25 гыйнварда 18:30 сәгатьтә Тинчурин театрында «Синең хакта...» театраль концерт узачак.

Әлеге чара – татар халкына багышлау-концерты – танылган, барыбыз да яраткан җырлар аша татар музыка мәдәниятенең, шуның белән бергә бөтен татар халкының 1910 нчы елдан алып бүгенге көнгә кадәр булган үсеш-үзгәрешен тасвирлый.

Әлеге концертка музыкаль әсәрләр «ХХ гасырның 100 татар җыры» проекты нигезендә сайланды. Җырларны башкарачак: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артистлары Резедә Төхвәтуллина, Рамил Минханов, Татарстанның атказанган артистлары Гөлчәчәк Хафизова, Гүзәл Гайнуллина, Харис Хөснетдинов, Зөлфәт Закиров, театрыбызның талантлы артистлары Илнур Байназаров, Резедә Сәләхова, Артем Пискунов һ.б. Концерт режиссеры – Камил Гатауллин.

22:58 18.01.2024 16+
3281
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top