
Татарстан Республикасы районнарында һәм Төньяк башкалада «Аулак өй-көрәш» төбәкара проектының зона ярышлары узачак

Агымдагы елның 23 нче гыйнварында Азнакай шәһәрендә, 24 нче гыйнварында Мөслим районында һәм 3 февралендә Төньяк Башкалада Муса Җәлил исемендәге 146 нчы мәктәп укучылары һәм Санкт-Петербург шәһәрендәге иҗат коллективлары арасында «Аулак өй-көрәш» төбәкара проектының зона туры планлаштырылган.
Конкурсның төп максаты – милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татарның үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау.
Конкурсның бурычлары – Татарстан Республикасы һәм РФ субъектларында балаларны һәм яшьләрне белән татар халкының гасырлык традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, туган телне, милли мәдәният кыйммәтләрен саклауга җәлеп итү; халык иҗаты һәм традицияләре белән танышу аша милли горурлык, Ватанга, үз халкына мәхәббәт хисе булган катнашучы шәхеснең рухи – әхлакый үсешенә ярдәм итү.