
2 февральдә 14:00 сәг. Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында Ш.Камалның 140 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла.
Язучының 140 еллыгы уңаеннан музейда Шәриф Камалның аз билгеле кулъязмалары, фотосурәтләре һәм шәхси әйберләре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә бөтен музей буенча бара: кунаклар әүвәл 1 катта урнашкан күргәзмә залы белән танышса, аннары мемориаль фатирда һәм китапханәдә куелган экспонатларны күрә ала. Шул рәвешле, Шәриф Камал биографиясеннән кадерле 140 мизгелне табып һәм күңел дәфтәренә бикләп булачак.
Күргәзмә 4 июльгә кадәр эшләячәк. Бу вакыт эчендә җәмәгатьчелеккә бай мәдәни-агарту программасы тәкъдим ителәчәк.