Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Сәйдәш мәдәни үзәгендә керәшен җыруларын яшь башкаручыларның XIII Республикакүләм Туым җондозы конкурс-фестиваленең Гала-концерты узды.

e2ad90.png «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә керәшен җыруларын яшь башкаручыларның XIII Республикакүләм «Туым җондозы» конкурс-фестиваленең Гала-концерты узды.

Фестивальнең матур традициясе буенча, Гала-концертны үткән елгы конкурсның Гран-при ияләре ачып җибәрде.



Конкурсның сайлап алу турлары 2023 ел азагына кадәр 5 зонада узган иде (Кайбыч, Кукмара, Чистай, Әлмәт районнарында һәм Казан шәһәрендә). Сайлап алу турларында I дәрәҗә лауреат булган конкурсантларны жюри членнары бу елның январь аенда онлайн тыңлап, гала-концертта катнашу өчен барлыгы 20дән артык финалистны сайлап алган иде. 

Быел гала-концертта Тукай, Кукмара, Кайбыч, Теләче, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Мендлеевск, Мамадыш, Зәй районнарыннан; Казан шәһәреннән; шулай ук күрше Башкортстаннан һәм Чиләбе өлкәсеннән килгән фольклор коллективлар, солистлар чыгыш ясады. Финалистлар ике Гран-при бүләге өчен көч сынаштылар. Аны солистлар һәм фольклор коллективлар арасында билгеләделәр.

Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/hәbәrlәr..

23:42 03.02.2024 16+
3221
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top