Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Бүген, 10 февральдә, күренекле режиссер, артист.

f09f9793.pngf09f8ead.pngБүген, 10 февральдә, күренекле режиссер, артист, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәфкать Бикчәнтәевның тууына 100 ел.

Татарстанның Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында туа, Казан шәһәрендә үсә. Башта сәнгать училищесында рәссамлеккә укый. Аннан 1949 елда Мәскәүдә театр институтын (ГИТИС, татар студиясе) тәмамлый һәм Татар яшьләр театрында эшли башлый. 1950 елда Татар

академия театрына күчә. Мәскәүдә Югары режиссер курсларын тәмамлый (1961-1962) һәм спектакльләр куя башлый.

Жанрны оста тоеп, күптөрле үткен характердагы трагик һәм комик образлар иҗат иткән күренекле артист. Киң диапозонлы сәхнә остасы.

Рольләре: Гофмаршал — «Мәкер вә мәхәббәт» (Ф.Шиллер), Әпсәләм — «Беренче мәхәббәт», Марс — «Рәхим итегез!», Гайфи — «Күк капусы ачылса» (Х.Вахит), Сираҗетдин — «Банкрот» (Г.Камал), Нигъмәтҗан —

«Гөлҗамал», Абдулич — «Һиҗрәт» (Н.Исәнбәт), Мочтак —

«Чаткылар» (Т.Гыйззәт), Исак — «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш),

Кәрим — «Җиргә тапшырылган серләр» (А.Гыйләҗев), Никомино — «Бәйрәм кичендә» (Эд. де Филиппо), Җантай — «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов) һ.б. Р.Бикчәнтәевнең спектакльләре: «Беренче мәхәббәт», «Рәхим итегез!», «Кайда соң син?», «Күк капусы ачылса» (Х.Вахит), «Җиргә тапшырылган серләр» (А.Гыйләҗев).

Табигате буенча эзләнүчән, яңалыкка омтылучы иҗади

шәхес Бикчәнтәев, профессиональ режиссер буларак спектакльләр куя башлап, 1960 еллардан милли сәхнәгә яшьлек сулышы, тормышка

якты караш алып килә.

100-летию Рафката Бикчантаева посвящена премьера спектакля "Чертов тост". Автор пьесы Туфан Миннуллин, режиссер - Фарид Бикчантаев.

Ждем вас на премьере 10, 11 февраля, 7 и 27 марта.

Также в эти дни в фойе театра проходит выставка, посвященная этой круглой дате.



00:08 11.02.2024 16+
2848
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top