Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Казанда Каюм Насыйриның 199 еллыгына багышланган чаралар узачак

f09f9396.png Казанда Каюм Насыйриның 199 еллыгына багышланган чаралар узачак f09f9396.png

14 февральдә Каюм Насыйри музеенда татар мәгърифәтчесе һәм галим-энциклопедистның туган көнендә түгәрәк өстәл узачак һәм күргәзмә ачылачак.



«Каюм Насыйри: музей киңлегендә мирасны актуальләштерү» түгәрәк өстәле кысаларында Каюм Насыйриның эшчәнлеген, аның гуманитар фәннәр үсешенә керткән өлеше турында фикер алышачаклар.

«Мәгърифәт юлында» күргәзмәсендә галимнең кулъязма һәм басма хезмәтләре, Татар бистәсе халкының көндәлек тормышы белән бәйле көнкүреш мәдәнияте предметлары тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә 20 мартка кадәр дәвам итәчәк, аны музей билеты һәм Пушкин картасы буенча карарга мөмкин.

00:12 12.02.2024 16+
3010
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top