Татар моңсыз яши аламыни –
Татар күңеленә моң кирәк...

Иртәгә, 15 февраль көнне 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татарт дәүләт филармониясендә легендар татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көненә багышланган зур концерт була. Әлеге концертларны Татар филармониясе 2002 елдан башлап ел саен уздыра.
Бөек җырчы Илһам Шакировның туган көненә багышланган концертта катнашалар: Салават Фәтхетдинов, Фердинант Сәлахов, Әсхәт Хисмәтов, Рәсим Низамов, Филүс Каһиров, Асылъяр, Илгиз Мөхетдинов, Алинә Даутова, Алмас Хөсәенов, Зәринә Хәсәншина, Игорь Дмитриев, Азат Кәримов, Алинә Кәримова, Рафил Җәләлиев, Эльмира Гыйльфанова, Рөстәм Насыйбуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Чулпан Йосыпова, Татьяна Ефремова.
Программада: Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар, татар халык җырлары, татар композиторлары әсәрләре.
Рәхим итегез!