

Бүген күренекле татар җырчысы һәм мәдәният эшлеклесе, ТАССРның, Каракалпак АССРның һәм РСФСРның халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакировның тууына 89 ел тулу билгеләп үтелә.
Милли музыкаль культураның иң популяр татар җырчыларыннан берсе, татар халык көйләрен һәм Татарстан композиторларының камера-вокаль музыкасын кабатланмас башкару остасы.
Аһәңле, йомшак тембрлы, киң диапазонлы аеруча матур тавышка ия (баритон).
И.Г.Шакиров иҗаты милли көйнең эчтәлегенә тирәнтен үтеп керү осталыгы белән сыйфатлана.
Җырчы «Кара урман», «Тәфтиләү», «Әллүки», «Гөлҗамал» кебек татар озын көйләрен башкара.
И.Г.Шакиров башкаруында «Җилләр исә», «Сәфәр», «Сарман», «Рәйхан», «Герман көе» кебек татар халык җырлары; С.Сәйдәшевнең «Хуш, авылым», «Әдрән диңгез», Р.Яхинның «Китмә, сандугач» җырлары кабатланмас булып яңгырый.
https://www.youtube.com/watch?v=PNIXtBe47ic