Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Иртәгә, 4 октябрь 10:00 сәг. Мөслим районының горурлыгы булган танылган җырчы һәм театр актрисасы, ТАССРның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачыла. Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына Казан шәһәре, Татарстан ур..

Иртәгә, 4 октябрь 10:00 сәг. Мөслим районының горурлыгы булган танылган җырчы һәм театр актрисасы, ТАССРның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачыла. Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Татарстан ур., 16/78 йорт адресы буенча урнаштырылачак.



Зифа Җәмил кызы Басыйрова 1910 елның 4 июлендә Мөслим авылында туа (хәзер Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылы). Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, 1936-1954 елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Т.Гыйззәтнең «Бишбүләк» әсәре буенча куелган спектакльдә – Маһинур, Х.Фәтхуллинның «Күзләр»ендә – Рәйсә, Г.Камалның «Хафизәләм, иркәм»дә – Хафизә һ.б. рольләрне гәүдәләндерә. Бигрәк тә музыкаль драмалардагы җырлы рольләре аша ул тамашачы мәхәббәтен яулый.

1955-1965 елларда Зифа Басыйрова Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы булып халкыбызга хезмәт итә. Шул дәвер эчендә ул татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсе булып таныла.

17:42 03.10.2023 16+
3467
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top