Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

19 февральдә 10.00 сәг. ТР Язучылар берлегендә (Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14 йорт) ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау.

f09f9396.png 19 февральдә 10.00 сәг. ТР Язучылар берлегендә (Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14 йорт) ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән ТР Язучылар берлеге тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының йомгаклау тантанасы була.

Әлеге конкурска барлыгы 1641 эш килде, 10 номинация («Роман», «Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр шәлкеме», «Повесть» (үсмерләр әдәбияты), «Хикәя» (үсмерләр әдәбияты), «Поэма яки шигырьләр шәлкеме (балалар һәм үсмерләр әдәбияты), «Хикәя» (балалар әдәбияты), «Кыска драма әсәрләре, скетчлар» (балалар әдәбияты), «Әдәби тәнкыйть, рецензия») буенча җиңүчеләр билгеләнде.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Комиссия Рәисе Марат Әхмәтов, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, комиссия әгъзалары, күренекле язучылар, жюри әгъзалары, җиңүчеләр һ.б.лар катнашачак.

00:32 18.02.2024 16+
3116
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top