Добро пожаловать!

Рәхим итегез!Без «театраль дәресләр»не дәвам итәбез һәм сезне чираттагысына чакырабыз. «Вакыт кайтавазы: Ахматова татарча» спектакль-квартирнигында Анна Ахматованың шәхесе һәм иҗатына тукталырбыз.
45 минут эчендә танылган шагыйрәнең тормыш юлын күз алдыннан кичерергә мөмкин булачак. Ә аның тормыш юлы катлаулы да, кызганыч та, урыны белән кызык та булган. Спектакльдә 5 актриса уйный һәм аларның һәрберсе Ахматованы яңа яктан ача.
Квартирникның тагын бер үзенчәлеге: биредә Ахматова шигырьләре татар телендә яңгырый. Аларны бүгенге көн татар шагыйрьләре Илсөяр Иксанова, Рәмис Аймәт, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Фәнил Гыйләҗев тәрҗемә итте.

«Вакыт кайтавазы: Ахматова татарча»
28 февраль, 13:00

Билет:
https://tickets.karievteatr.ru/event/?id=1683Мы продолжаем «театральные уроки» и приглашаем вас на следующую постановку. В спектакле-квартирнике «Голоса времени: Ахматова на татарском» поговорим о личности и творчестве Анны Ахматовой.
За 45 минут вместе с артистами пройдём непростой жизненный путь поэтессы, который был сложным, печальным, местами смешным. В спектакле играют 5 актрис и каждая открывает Ахматову с новой стороны: Романтичная, Пессимистичная, Житейская, Взбалмошная, Игривая...
Ещё одна особенность квартирника: здесь стихи Ахматовой звучат на татарском языке. Их перевели современные татарские поэты Ильсияр Иксанова, Рамис Аймет, Луиза Янсуар, Йолдыз Миннуллина, Лилия Гибадуллина, Фаниль Гилязов.