Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Татар китабы йортында Яшьлек моңнары концерты узды. Татарстан мәдәният министрлыгы белән берлектә, Татарстанның мәдәни ресурс үзәге базасында.

f09f8ea4.png Татар китабы йортында «Яшьлек моңнары» концерты узды. Татарстан мәдәният министрлыгы белән берлектә, Татарстанның мәдәни ресурс үзәге базасында, «ЯшьЛайн» дип исемләнгән проект үз эшчәнлеген алып бара. Автор һәм алып баручы – Гөлназ Рәшитова. Әлеге концертта проектта катнашкан талантлы яшьләр бер сәхнәдә җыелды.



f09f8ebc.png Яшь музыкантлар, җырчылар халык, классик һәм авторлык җырларын башкарды. Тамашачы бик җылы кабул итте. Киләчәктә шундый концертларның ешрак булуы хакында теләкләрен белдерде.

f09f918ff09f8fbb.png Концертта Гөлназ Рәшитова, Инсаф Ганибаев, Рөстәм Егоров, Зәлия Әүбәкерова, Азат Гыймадиев, Гөлия Зәһертдинова, Айшат Шәрипов, Диләрә Нәбиуллина, Ильяс Фәрхуллин, Алсу Сөнгатуллина, Айбулат Харисов, Айгөл Сәмигуллина, Гөлназ һәм Гөлчәчәк Хәмидуллиналар, Зилә Гайнуллина катнашты.

00:55 28.02.2024 16+
2748
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top