
Бүген татар язучы, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Байгилдиев Шәриф Камалетдин (Шәриф Камал) улының тууына 140 ел тулу билгеләп үтелә.
Камал хикәяләре тулылыгы, кыскалыгы һәм аныклыгы, детальләрнең төгәллеге, пейзажларның матурлыгы, гүзәллеге белән аерылып тора. Аларда билгеле бер дәрәҗәдә А.П.Чехов һәм М.Горький новеллалары тәэсире сизелә.
Камал татар әдәбиятында беренчеләрдән булып хезмәт кешесе образларын тудыра, шахтерлар, балыкчылар, сезонлы эшчеләр, сукбай-зимагурлар тормыш-көнкүрешен тасвирлый.
Камалның мөһим сәнгати ачышларыннан берсе – кеше һәм табигать арасындагы үзара тыгыз бәйләнешне дөрес һәм оста күрсәтә белү.
Новеллист буларак, ул татар әдәбиятына, бу жанрның классик үрнәкләрен тудырып, үзеннән зур өлеш кертә.