Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Аулак өй - көрәш финал ярышларының нәтиҗәләре билгеләнде. Арчада Кырлай мәдәният йортында узган финал ярышларында ТРның районнары һәм чит төбәктә укучылары ике номинациядә бәяләнде. Әдәби бәйге ике көн дәвамында иң көчле командаларны сайлап алып.

f09f8cb7.png «Аулак өй - көрәш» финал ярышларының нәтиҗәләре билгеләнде. Арчада «Кырлай» мәдәният йортында узган финал ярышларында ТРның районнары һәм чит төбәктә укучылары ике номинациядә бәяләнде. Әдәби бәйге ике көн дәвамында иң көчле командаларны сайлап алып, гран-при белән бүләкләде. Әдәби көрәшнең темасы: «Җәлил һәм Җәлилчеләр».



Җиңүчеләр:

• Санкт-Петербург каласыннан килгән «Образ» Нәфис сүз студиясе

• Чувашия республикасы Батыр муниципаль округы Озын Куак гомуми урта белем бирү мәктәбе

• Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Сәләт»кә юллама белән бүләкләнде.

• Мөслим районы командасына «Гаилә мәктәп», «Мәгариф» журналларына, ә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе – цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәгенә исә «Шәһри Казан» гәҗитенә редакция ярты елга язылу бүләк итте.

«Аулак өй - көрәш» төбәкара проектының финал ярышларында көч сынашкан һәр катнашучыга ТРның мәдәният министрлыгы республикабыз театрларына чакыру билетлары һәм күренекле шәхесләребез музейларына бушлай экскурсияләр бүләк итте.

01:13 05.03.2024 16+
2839
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top