Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Мәдәният министры Ирада Әюпова XII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышында катнаша.

Мәдәният министры Ирада Әюпова XII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышында катнаша, ул хәзер үк Корстонда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында уза.

Чара башланганчы шәрәфле кунаклар Россия төбәкләреннән продукция җитештерүчеләрнең һәм халык кәсепләре товарларының күргәзмә-ярминкәсен карады.

Күргәзмәдә милли киемнәр, милли ашлар, сувенирлар, сәламәт яшәү рәвеше өчен продуктлар, татар брендлары һ.б. стендлар куелган.

Быел җыенга 800 кече бизнес вәкиле һәм фермер хуҗалыклары җитәкчесе җыелды, алар биш илдән һәм 44 төбәктән килгән.

Рөстәм Миңеханов: "Илебездә 4200-гә якын татар авылы бар. Аларның үсешен алдынгы эшмәкәрләр һәм һөнәрчеләр тәэмин итә. Бүген татар авыллары эшмәкәрләре җыены 12 нче тапкыр Казанда уза. Такое объединение многонационального народа Татарстана и татар, проживающих за пределами республики, делает нашу страну крепче. Спасибо всем участникам съезда!"

01:15 06.03.2024 16+
2790
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top