Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Узган ел татар шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе, ТРның халык шагыйре.

f09f9396.png Узган ел татар шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе, ТРның халык шагыйре, ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы Равил Фәйзуллин Габдрахман улына 80 яшь тулды.

f09f968a.png Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Равил Фәйзуллинның һөнәри иҗади эшчәнлегенең 60 еллыгына багышланган иҗат кичәсе узачак.

Ул мәктәп елларында ук яза башлады. Аның шигырьләре шунда ук үзенең традицион булмаган формасы, ачык шигъри детальләре, метафораларның күплеге, берничә сүздә тирән фикерне белдерә белүе белән укучыларның игътибарын җәлеп итте. 1960 нчы елларда ул СССР Язучылар берлегенең иң яшь әгъзасы була.

Шигъри детальләрнең һәм метафораларның муллыгы, тирән фикерләрне кыска һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә алуы шагыйрьнең осталыгын һәм иҗатының камиллеген чагылдыра.

Аның шигырьләре рус, башкорт, украин, эстон, кыргыз, грузин, инглиз, гарәп, немец, поляк, француз, төрек һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.

Концерттан турыдан-туры трансляция: https://www.youtube.com/watch?v=-RP8MzSJS3w

04:46 28.03.2024 16+
2811
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top