Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Апрель язы сәнгать фестивалендә катнашачак. Ул 11-25 апрельдә Корея Халык Демократик Җөмһүрияте башкаласы Пхеньянда узачак.

f09f8cb7.pngf09f918ff09f8fbb.png ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Апрель язы» сәнгать фестивалендә катнашачак. Ул 11-25 апрельдә Корея Халык Демократик Җөмһүрияте башкаласы Пхеньянда узачак.

«Апрель язы» дуслык сәнгать фестивале онлайн-форматны күзаллый. Фестивальдә катнашучылар чыгышлары видеоязмалары «Корея сәнгате» сайтында урнаштырыла. Иҗади коллективларның программалары һәм аерым артистларның чыгышлары Корея Үзәк телевидениесе аша трансляцияләнәчәк.

Корея халкына Татарстан коллективы онлайн-форматта үзенчәлекле программа тәкъдим итәчәк. Аның нигезендә – ансамбльнең алтын коллекциясенә кергән татар мәдәниятенең чын шедеврлары: талгын «Зөбәрҗәт» җыры, дәртле «Күн авылы көе», шулай ук «Егетләр», «Гармун-гармун» кебек үзенчәлекле куелыштагы татар милли биюләре.

05:20 06.04.2024 16+
2725
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top