Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

15-16 апрель Габдулла Тукай әдәби музеенда Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) Тукай укулары-2024 фәнни конференциясе уздырыла.

f09f9396.png 15-16 апрель Габдулла Тукай әдәби музеенда Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) «Тукай укулары-2024» фәнни конференциясе уздырыла.

Беренче тапкыр «Тукай укулары» Татарстан Милли музее, Габдулла Тукай әдәби музее, Татарстан Язучылар берлеге һәм Тукай оешмасы катнашында 1994 елда уздырыла башлый. Биредә Габдулла Тукай мирасын барлау, тормышының һәм иҗатының аз өйрәнелгән аспектларын ачыклау максаты күздә тотыла.

2024 елгы «Тукай укулары»ның темасы - «Тарих һәм мәдәният аспектында әдәби музейлар».

Конференция барышында Россия һәм регионнардагы әдәбият һәм тарих мәсьәләләре, әдәби музейларны өйрәнү алымнары, мәдәни мирасны саклау аспектлары тикшереләчәк.

Фәнни конференциядә музей һәм архив хезмәткәрләре, тарих, мәдәният һәм әдәбият әһелләре, филологлар, китапханәчеләр, югары белем бирү укытучылары һәм аспирантлары катнаша. Күренекле тукайчылар, музейчылар һәм әдәбиятчылар үзләренең эзләнүләре һәм ачышлары белән уртаклашыр дип фаразлана.

05:54 13.04.2024 16+
2705
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top