Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Бүген 17:00 сәгатьтә Казан Кремле территориясендә Мин татарча сөйләш!

f09f948a.png Бүген 17:00 сәгатьтә Казан Кремле территориясендә «Мин татарча сөйләш!» акциясе узачак.

Акция кысаларында заманча татар музыкасының яңа буыны вәкилләре чыгыш ясый, республика акциясенә йомгак ясала, татар телен куллану өлкәсен киңәйтүдә аерылып торган оешмаларны бүләкләү уза.

Акция кысаларында беренче тапкыр оештыручылар тарафыннан «Ташаяк» милли дизайнерлар ярминкәсен уздыру планлаштырыла, ул 15:00 сәгатьтә эшли башлаячак.

Чара «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

06:46 27.04.2024 16+
2407
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top