Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Хәзер Татар-информ МАда Әлфия Авзалованың 90 еллыгына халыкара фестивальгә багышланган матбугат конференциясе бара.

f09f93b0.pngf09f979e.png Хәзер «Татар-информ» МАда Әлфия Авзалованың 90 еллыгына халыкара фестивальгә багышланган матбугат конференциясе бара.

f09f94b9.png Туры эфирга катнашырга: https://www.youtube.com/live/q2-CI79Ve_c?si=oHbmW4xcZ..

f09f8ea4.png 23 октябрь 18:00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында легендар совет һәм Россия татар җырчысы Әлфия Авзалованың тууына 90 ел тулуга багышланган зур гала-концерт узачак.

Концертта Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең әйдәп баручы артистлары, Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурс лауреатлары катнашачак.

Концертта иҗади тормышы күренекле җырчы белән тыгыз бәйләнгән башкаручылар катнашачак: Салават, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Венера Ганиева, Ришат һәм Алия Төхвәтуллиннар һәм башкалар.

Шулай ук А.Авзалова һәм Тина Кузнецов исемендәге III Халыкара фестиваль лауреатлары да үзләренең иҗаты белән сөендерәчәк. С.Гөбәйдуллинаның заманча музыка үзәге оркестры һәм В. Коротков җитәкчелегендәге «Jive» төркеме дә катнашачак.

18:06 10.10.2023 16+
3718
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top