Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

13 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә Казанның Татар китабы йортында композитор.

f09f8ebc.png 13 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә Казанның Татар китабы йортында композитор, Тукай бүләге иясе Шамил Шәрифуллин истәлегенә камера концерты үтәчәк.

Мәшһүр композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге иясе Шамил Шәрифуллинның истәлегенә багышлап, Айдар Ниязов җитәкчелегендәге Милли музыка оркестры камера концерты оештыра.

Концерт Шамил Шәрифуллин әсәрләренең язмаларын тыңлау белән башланачак. Үзенчәлекле композитор турында истәлекләр белән аның кызы Гүзәл Әбелханова уртаклашачак. Шулай ук концертта Ш. Шәрифуллинның шәкерте, композитор Илһам Байтирәкнең әсәрләре һәм Милли музыка оркестры җитәкчесе, яшь композитор Айдар Ниязовның композицияләре яңгыраячак.

f09f939e.png Белешмәләр өчен телефон: (843) 590-80-67, (843) 590-80-66

f09f8e9f.png Билетлар: https://kamala.tatmuseum.ru/#event/2072684

18:14 12.10.2023 16+
3627
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top