



Бүген театрыбыз зур бер иҗади лабораториягә әверелде!
Безгә театр коллективларының «Идел-йорт» төбәкара фестиваль-конкурсы катнашучылары килде. Алар арасында Татарстанның 7 районыннан халык театрлары директорлары, режиссерлары, артистлары һәм мәдәният йортлары җитәкчеләре бар иде. 70тән артык сәнгать әһеле өчен театрыбыз артистлары 4 төрле остаханә уздырды.
Очрашуга шат булдык!


Актёрлык осталыгы – Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев;

Вокал – Татарстанның атказанган артисты Алсу Фәйзуллина;

Пластика – Кариев театры артисты Альбина Ногманова;

Режиссура – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.

Сегодня наш театр превратился в творческую лабораторию!
Принимали у себя участников XXIII Межрегионального фестиваля-конкурса театральных коллективов «Идел-йорт». Артисты театра Кариева провели 4 мастер-класса для 70 деятелей искусств из 7 районов Татарстана (из Алькеевского, Буинского, Верхнеуслонского, Заинского, Рыбно-Слободского, Тюлячинского, Черемшанского районов).
Были рады встрече с коллегами! Удачи вам в творчестве!