

Бүген Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чара узды. Быел бәйрәм «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумының мәдәни программасы кысаларында узды.
Көн дәвамында сәхнәдә рухи вәкилләр һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашында бәйрәм концерты узды.
Бәйрәм кысаларында Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда намаз укылды.
Бәйрәмдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге, чит ил кунаклары катнашты.
Бәйрәм кунаклары «Ризаэтдин Фәхреддин – галим һәм дин белгече» күргәзмәсен һәм Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы экспозицияләрен карый алдылар.
Шулай ук кунакларга Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми кабул итү көненә багышланган «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильм күрсәтелде.