Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Казанда Мухаммадьяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестивале дәвам итә.

e29c92.png Казанда Мухаммадьяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестивале дәвам итә.

Фестиваль кысаларында катнашучылар һәм кунаклар өчен очрашулар, «Төрки халыклар әдәбияты: тарихы һәм бүгенгесе» дигән темага панель дискуссия, Ислам мәдәнияте музеенда «Ясави мирасы һәм борынгы Төркестан» күргәзмәсе буенча экскурсия һәм ТР Фәннәр Академиясенең ТӘСИ «Мирасханә» язма һәм музыкаль мирас үзәге белән танышу уза.

Көннең икенче яртысында ТР Язучылар берлегендә «Халыклар дуслыгы – әдәбиятлар дуслыгы: хезмәттәшлек перспективалары» темасына Түгәрәк өстәл кысаларында, Фестивальдә катнашучы авторларның әсәрләре тупланган җыентыкны һәм татар телендә дөнья күргән казах әкиятләре китабын тәкъдир итү була.

f09f8ebc.png Кичә фестиваль кысаларында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды.

Кичәне сылтама буенча карарга була: https://www.youtube.com/watch?v=RYeb_g3HuW8

08:23 23.05.2024 16+
2574
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top