
4 нче июнь көнне 16:00 «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе музыкаль-театраль тамаша форматында театр сезонын ябу тантанасы оештыра. Биредә «Сәйдәш», «Чулпан», «Московский» мәдәният үзәкләрендә, Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче һәм «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенә йөрүче барлык укучылар да катнашачак.
Бәйрәм чарасында студиянең һәрбер төркеме үзенең соңгы премьерасыннан өзекләр күрсәтәчәк. Гаилә елы уңаеннан махсус шушы концертка шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат иткән сценарий буенча шигъри композиция дә тәкъдим ителәчәк. Барлык номерлар да җанлы музыка астында барачак: кичәнең музыкаль бизәлеше өчен Казан шәһәренең Мансур Мозаффаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбенең «Мозаффаров-band» дигән төркеме җавап бирә.
Кичнең иң көтелгән мизгелләренең берсе – «Апуш» гимнына төшерелгән клип презентациясе.
Искәртеп узыйк, «Апуш» татар балалар театр студиясе 2023нче елда «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивалендә 1 нче урынга лаек булды, 2024нче елда «Театраль Идел буе» фестивалендә 2 нче урынга лаек булды.