
Бүген 14:00 сәгатьтә Татар китабы йортында дүртенче тапкыр яшь язучы һәм тәрҗемәчеләргә Шәриф Камал исемендәге Әдәби премия тапшыру чарасы узачак.
Шәриф Камал Әдәби премиясе 2020 елда ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Милли музей тарафыннан оештырылган иде. Әдәби премиягә дәгъва итүчеләр арасында бәйгегә 14-30 яшьлек язучылар һәм тәрҗемәчеләрнең эшләре кабул ителә. Елдан-ел бәйгегә килүче әсәрләрнең сыйфаты арта, ди конкурс комиссиясе вәкилләре.
Тәрҗемә юнәлеше — премиянең иң үзенчәлеге өлеше. Быел яшь тәрҗемәчеләргә Шәриф Камалның «Ике яхшы» хикәясен инглиз, алман яки төрек теленә тәрҗемә итәргә тәкъдим ителгән иде. Конкурска Казан, Актаныш, Мәскәү, Истанбул мәктәпләре һәм югары уку йортларында белем алучы яшьләрнең тәрҗемәләре кабул ителде.
Тантана алдыннан музейда яшь язучы һәм тәрҗемәчеләрнең иҗаты турында фикер алышу һәм эшләргә бәя бирү оештырылачак.