Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе белән берлектә Алтын кояш нурларында дигән концерт программасын тәкъдим итте. Әлеге чара татар композиторы.

f09f8ebc.png К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе белән берлектә «Алтын кояш нурларында» дигән концерт программасын тәкъдим итте. Әлеге чара татар композиторы, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Җиһановны искә алуга багышланды.



Концертның ачылышында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Әлфия Җаппарова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Ильяс Камал, Н.Җиһановның улы Иван Җиһанов катнашты.

Әлеге концерт театр оркестрының «Татар классик музыкасы җәүһәрләре» циклы кысаларында узды. 2 июнь – татар композиторы, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Җиһановны искә алу көне дә. Шул уңайдан концерт программасында Н.Җиһановның операларыннан («Качкыннар», «Җәлил», «Алтынчәч» һ.б.) өзекләр яңгырады.

09:10 04.06.2024 16+
2430
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top