
Иртәгә 11:00 сәгатьтән татар халык бәйрәме Сабантуй алдыннан, Сабантуй өчен бүләкләр җыю йоласы үтәчәк.
Быел тантана 11:00 сәг. дүрт төп мәйданчыктан – Кремль яр буе, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан, «Туган Авылым» комплексыннан һәм Иске Татар бистәсеннән башлана.
Бүләкләр белән арбалар дүрт маршрут буенча барачак һәм Г.Камал театры янындагы мәйданда җыелачак, анда 13:00 сәг. төп бәйрәм концерты узачак.
Сабантуй җиңүчеләренә бүләкләр бирергә теләгән һәркем килә ала. Рәхим итегез!