
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының катнашучыларын сайлап алу этаплары дәвам итә.
Конкурс Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана.

Катнашучыларның спектакльләрен карарга Сездә килегез:
• 18 октябрь – 10.00-12:50; 14.30-17.50
• 20 октябрь – 10.00-12.50, 14.30-17.50

Керү ирекле.
Фестиваль 2 ноябрьдә гала-концерт белән тәмамлана. Җиңүчеләрне Тинчурин театры шефлыкка алачак.