
26-27 октябрьдә Мәскәү каласында һәм Түбән Новгород өлкәсендә «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының зона ярышлары узачак.
Әдәби көрәштә мәктәп укучылары һәм иҗади командалар көч сынаша. Интеллектуаль ярыш өчен Түбән Новгород өлкәсендә Габдулла Тукай иҗатын һәм тормыш юлын йөздән артык шәхес өйрәнде. Ә Мәскәү каласында исә әдәби бәйге Муса Җәлил иҗаты һәм Җәлилчеләргә багышлана. Мәскәүдә татар студентлары, Муса Җәлил исемендәге гимназия, һәм ТРның Балтач, Балык Бистәсе муниципаль районнары, ЧРнан укучылар көч сынашачак.
Проект милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татар үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау масаты белән үткәрелә.