Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

24 июль көнне Каюм Насыйри музеенда Караңгыда фанусны кабызган ул!

f09f96bc.png 24 июль көнне Каюм Насыйри музеенда «Караңгыда фанусны кабызган ул!» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Күргәзмәдә танылган рәссам, нәкышчы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Рәссамнар берлеге, РФ каллиграфлар милли берлеге әгъзасы Нәҗип Нәккаш эшләре күрсәтеләчәк. 

Нәҗип Нәккаш беренчеләрдән булып татар халкының борынгы сынлы сәнгать йолаларын торгызучы булып санала.

Эшләрнең төп өлеше күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай шигырьләренә һәм XIX–XX гасырда яшәүче танылган шәхесләр язып калдырган әсәрләргә багышланган.

Аерым урынны Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри һәм Мәгърифәтчелек чорында яшәүче танылган шәхесләргә багышланган шәмаилләр алып тора.

f09f9386.png Күргәзмә 31 августка кадәр эшли.

11:58 24.07.2024 16+
2081
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top