
15 августта Арча муниципаль районының Кылачы авылында «Арча читекләре» этно-фестивале узачак.
Фестиваль 10:00 сәгатьтә фестивальнең тантаналы ачылышы белән башлана.
Бәйрәм кунакларын Арча муниципаль районының фольклор, вокал, бию коллективлары чыгышы көтә.
Чара программасында милли уеннар, конкурслар, мастер-класслар, итекләр ясау тарихы белән бәйле музей күргәзмәләре.