Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Казанда 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле янында истәлекле чара һәм чәчәк салу тантанасы узды.

f09f9290.png Казанда 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле янында истәлекле чара һәм чәчәк салу тантанасы узды.

Истәлекле чарада ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин катнаштылар.

25 нче август безнең халкыбыз өчен үтә фаҗигале көн. Моннан нәкъ сиксән ел элек Берлинның Плетцензее төрмәсендә унбер татар каһарманы җәзалап үтерелә. Коточкыч шартлада ил өчен көрәшне дәвам итәргә көч тапкан җәлилчеләр - татар халкын каһарман милләт буларак тагын бер кат дөньяга танытты.

“Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып,

Исмең калсын, үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык”,

— дип яза Муса Җәлил киләчәккә карап.

Чынлап та, Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыгы турында әле һаман да яңа фактлар табыла тора, аларның батырлык тарихы әле һаман да языла. Һәм бу батырлык – ул илебезгә тугрылык һәм ныклык үрнәге. Бу батырлык — үлемсез.

13:36 25.08.2024 16+
1926
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top