Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Казанның Елмай балалар паркында Әминә проектының презентациясе узды. Биредә тамашачыларга татар телендә җырлы анимацияле видеороликлар тәкъдим ителде.

f09f8c9f.png Казанның «Елмай» балалар паркында «Әминә» проектының презентациясе узды. Биредә тамашачыларга татар телендә җырлы анимацияле видеороликлар тәкъдим ителде.

Бәйрәмдә нәни тамашачылар «Әминә» исемле персонаж белән якыннанрак танышты, ачык һавада бергәләп проектның яңа серияләрен карый-карый, Әминәгә кушылып җырлады һәм биеде.

«Әминә» проекты кысаларында барлыгы 32 җырлы ролик чыгару планлаштырыла, шуларның 27се Татарстан Рәисе каршындагы туган телләр комиссиясе ярдәмендә белән эшләнә. Анимацияле роликлар «Татармультфильм» командасы тарафыннан әзерләнә. Балалар өчен татар телендә күңелле һәм истә калырлык җырларны профессиональ шагыйрь һәм композитор – Резеда Гобәева белән Миләүшә Хәйруллина иҗат итә. Әлеге проект «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә «Иң яхшы кыскаметражлы милли фильм» номинациясендә җиңү яулады.

e296b6.png Проектның беренче чыгарылышлары белән әлеге сылтама аша танышырга мөмкин: https://vk.com/video/playlist/-17311245_45865798.

17:13 20.09.2024 16+
1940
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top