



нче ноябрь 18:30– Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кызын бирә» музыкаль комедиясе (6+) Кәрим Тинчурин театрында.

Туфан Миңнуллин бу пьесасын 1990–1991 елларда Түбән Кама театры өчен махсус иҗат итә.
Драматургны борчыган мәсьәлә — халыкның йолалары онытылу, яшьләрнең гореф-гадәтләрне санга сукмавы. Ә бит йолалар, гореф-гадәтләр халыкның асылы, җаны, якты йөзе ул. Алар җуелса, халык та бетмәсме?
Олы кызларының әтисез бала үстерүләренә эче пошып, Гөргөри дәдәйнең кече кызы Үринәне бөтен шартын китереп, керәшен халкының йолалары буенча, беренче һәм соңгы тапкыр кияүгә бирәсе килә. Кәттә кыз Үринәнең кулына дәгъва итүчеләр өчәү. Кызга кияү булыр өчен бу асыл егетләргә Гөргөри ызбасына яучы җибәрергә, көрәштә җиңеп чыгарга, бик матур итеп җырлый белергә кирәк.
Керәшен татарларының тормышыннан алынган бу этнографик музыкаль комедия күңелле җырлар, дәртле биюләр белән бизәлгән.

Билет алу:
https://bileton.ru/events/t-minnullin-g-rg-ri-kyzyn-b..
Режиссер - Рөстәм Галиев Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты

Рәссам - Булат Насихов Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты
☑️Костюмнар буенча рәссамы - Фәридә Мөхәммәдшина
☑️Музыкаль бизәлеш — керәшен халык җырлары
☑️Сәхнә хәрәкәтән куючы - Дәүләт Умеров