
«Әкият» курчак театры Мәскәүдә Әлфия Авзалова турында спектакль күрсәтә

3 октябрьдә Мәскәүдә Татар дәүләт «Әкият» курчак театры «Әлфия» спектаклен тәкъдим итә. Ул легендар җырчы, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың биографиясенә нигезләнеп язылган.
Спектакль 1996 елгы вакыйгалардан башлана, ул вакытта җырчы каты авыруга каршы көрәшә. Операциядән соң аңына килгән геройның хатирәләре тамашачыны җырчының балачагына алып кайта.
Спектакльдә сөйләшмиләр, ул татар җырларыннан тора..
Спектакльнең режиссеры – Илгиз Зәйниев.