
ТР Мәдәният министрлыгында Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә конкурсы буенча утырыш узды.
Конкурска 135тән артык гариза бирелгән.

Конкурска «Балалар яки яшүсмерләр өчен иң яхшы проза әсәре», «Иң яхшы комикс», «Балалар яки яшүсмерләр өчен иң яхшы драма әсәре», «Иң яхшы балалар шигыре» номинацияләр буенча сәнгать әсәрләре кабул ителде.

Конкурс балалар һәм яшүсмерләрнең татар теле һәм укуга кызыксынуын арттыру, шулай ук заманча балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын үстерү максатларында, ТР Мәдәният министрлыгы ТР Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелә.

22 ноябрьдә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Роберт Миңнуллинны искә алу кичәсе узачак, анда конкурс җиңүчеләре игълан ителәчәк.