

Иртәгә 19:00 сәг. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакировка багышланган зур концерт узачак.
Yummy Music Band супертөркеме бөек татар башкаручысы иҗатының төрле чорларына караган җырлар башкарачак. Бер кичтә сәхнәдә Казанның 10 алдынгы музыканты һәм солистлары – Илгиз Шайхразиев һәм Эльвира Мифтахова чыгыш ясаячак.