
Драматургия өлкәсендә «Яңа татар пьесасы – 2024» конкурсына әсәрләр кабул итү тәмамланды.
Бәйгегә барлыгы 62 пьеса килде.

Сезнең игътибарыгызга конкурска кабул ителгән пьесалар исемлеген тәкъдим итәбез:
https://kamalteatr.ru/tat/about-the-theatre/media/nКонкурс 2 этапта уздырыла:
- 1 этапта (1 декабрьгә кадәр) жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укыйлар һәм 2 этапка узган әсәрләрдән торган шорт-бит төзиләр.
- 2 этапта жюри җиңүче әсәрләрне билгели.
Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 22 декабрь игълан ителәчәк.
Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.
Конкурс Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, «Сәйяр» татар театр сәнгатенә ярдәм фонды, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарафыннан игълан ителде.