Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

17 нче октябрь көнне 16:00Чулпан мәдәният үзәгендә Апуш татар балалар театр студиясе музыкаль-театраль тамаша форматында яңа сезонны ачу тантанасы оештыра. Биредә Сәйдәш, Чулпан, Московский мәдәният үзәкләрендә.

f09f8e8a.png 17 нче октябрь көнне 16:00 «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе музыкаль-театраль тамаша форматында яңа сезонны ачу тантанасы оештыра. Биредә «Сәйдәш», «Чулпан», «Московский» мәдәният үзәкләрендә, Ленин исемендәге һәм Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йортларында шөгыльләнүче һәм «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенә йөрүче барлык укучылар да катнашачак. Бер сәхнәдә 200гә якын студия шәкерте чыгыш ясаячак.

Бәйрәм чарасында шулай ук «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсының җиңүчеләре дә игълан ителәчәк. Әлеге конкурс майдан сентябрьгә кадәр Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән беренче чиратта балалар студияләре өчен пьесалар булдыру максатыннан үткәрелде.

Барлык номерлар да җанлы музыка астында барачак: кичәнең музыкаль бизәлеше өчен Казан шәһәренең Мансур Мозаффаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбенең «Мозаффаров-band» дигән төркеме җавап бирә.

10:03 12.10.2024 16+
2079
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top